Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртү таныклыгының гамәлдәге вакыты төгәлләнсә

РФ Президентының 2020 елның 18 апрелендәге 275 нче “РФ гражданнарының кайбер документларны гамәлдә дип тану турында” гы указы нигезендә Россиянең милли машина йөртү таныклыгы гамәлдә булу вакыты чыккан яки 2020 елның 1 февраленнән 15 июленә кадәрге чорда вакыты чыга икән, ул ведомство норматив хокукый акты белән билгеләнгән тәртиптә таныклыкның гамәлдә булуын саклап кала

Машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайту аларны бирү һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең туктатылуын күздә тотмый.

Әгәр сез яшәгән төбәктә медицина комиссияләре эшли һәм гражданинның барлык кирәкле документлары булса, таныклыгын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша алдан язылып алыштырырга була. 

Таныклыкларның гамәлдә булу вакыты  чыккан яки 2020 елның 1 февраленнән 15 июленә кадәрге чорда вакыты чыгачак гражданнар тиешле хокукы булмаган килеш  транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җәзаны күздә тоткан маддәләр буенча административ җаваплылыкка тартылмаячак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса