Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә үзизоляция режимын бозган өчен 101 штраф билгеләнгән

Әлмәт шәһәр суды бер атна эчендә РФ Кодексының 20.6.1 маддәсе 1 нче өлешенә караган үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозуга кагылышлы административ хокук бозулар турында 147 эш тикшергән.

Тикшерү нәтиҗәсендә җәлеп ителгән затларга карата җәза билгеләү турында карарлар чыгарылган:
-    Кисәтү рәвешендә - 46 эш;
-    101 эш буенча штраф билгеләнгән.

Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 6.3 нче маддәсе 2 нче өлешендә каралган очраклардан тыш, кисәтү яисә административ штраф салуга китерә.
-    Гражданнар  өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр; 
-    Вазифаи затлар өчен 10 меңнән алып 50 мең сумга кадәр;   
-    Юридик зат белеменнән башка гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; 
-    Юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса