Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында эшләгән кафены яптылар

Әлмәттә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында эшчәнлеген дәвам иткән кафе ябылды.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә рестораннар, кафе, күңел ачу үзәкләре һәм башка оешмалар эше туктатылды.

Эчке эшләр министрлыгы һәм шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган рейд  барышында Нефтьчеләр урамындагы кафеның ачык булуы ачыклана. 

Рейд вакытында биредә үз заказын көтүче бер кеше дә була. Пешекчеләр исә ашарга әзерләү белән мәшгуль чак була.
Бина хуҗасының сүзләренә караганда, ул ТР Министрлар Кабинетының җәмәгать туклануы нокталары эшен чикләү турындагы карары белән танышырга өлгермәгән булган, тик күрсәтмәне 3 атна элек алган.

Полиция хезмәткәрләре закон бозучыны җаваплылыкка тарту өчен материаллар әзерләде. Закон бозучыга штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса