Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ризык китерү хезмәтләре гадәти режимда эшли

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә 28 марттан 5 апрельгә кадәр сәүдә үзәкләренең, ресторан, кафе, ашханә һәм барлар (илтеп бирү хезмәтеннән тыш) эшчәнлеге вакытлыча туктатыла.

Бүген "Знамя труда" хезмәткәрләре шәһәрендә ризык китерү ничек оештырылганын һәм оешма хуҗалыклары тарафыннан курьерлар сәламәтлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелгәнен тикшерде.

Заказлар китерү хезмәте  вәкилләре  гадәти режимда эшләүләрен һәм заказлар санының карантин чаралары кергәнчегә кадәрге үк дәрәҗәдә калуын раслады. Кунаклар өчен заллар ябык, кафе һәм рестораннар тулысынча әзер ризык китерүгә юнәлтелгән.

Шулай итеп, "Додо" пиццериясе заказ илтеп бирү буенча эшли. Курьерлар битлекләр, антисептик чаралар һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән. Курьер урындык урнаштырып, заказны куя һәм 2-3 метрга читкә китә. Сменаны кабул итү алдыннан курьерның тән температурасы үлчәнә. Ул югары булган очракта хезмәткәр эшкә чакырылмый.

"Старый Амбар" шулай ук ризыкны илтеп бирү юнәлешендә эшли.  Даими рәвештә бинага дезинфекция ясала. Курьерлар шулай ук битлекләр, перчаткалар һәм антисептик кебек саклык чараларын куллана.

"Саюри" да шул ук режимында эшли. Хезмәткәр сүзләре буенча кухняда барлык хезмәтләр битлекләрдә һәм перчаткаларда башкарыла. Дезинфекция бина эчендә 30 минут саен үткәрелә.

"Перец" та шулай ук эшли. Курьерлар заказларны битлекләрдә һәм перчаткаларда китерә.

"Макдонольс"та ризыкны  макавто ярдәмендә чыгарып, яки  контактсыз түләү белән курьер хезмәтенннән файдаланырга мөмкин. Курьерлар шулай ук саклык битлекләре һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән.

Чыгaнaк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса