Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән 7 миллион сумнан артык акча урлаганнар

Әлеге факт буенча Әлмәт шәһәре прокуратурасы Карабаш бистәсендә яшәүче 39 яшьлек һәм 33 яшьлек Казан кешесенә карата гаепләү карарын раслады.

Алар әлмәтлеләрнең күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен җыелган акчаларын ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга күчермичә, үзләре контрольдә тоткан оешмаларга күчергән булганнар. Урланган гомуми сумма 7 млн сумнан артык тәшкил итә.


Моннан тыш, шәһәрнең бер оешмасыннан әлеге затлар янап акча таләп итү юлы белән торак-эксплуатация идарәләре контролендә булган каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешүләр төзегән өчен 866 054 сум акча алган.
Җинаять эше судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса