Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә изоляцияләү режимында булучыларны тикшерү буенча рейдлар дәвам итә

Әлмәт полиция хезмәткәрләре Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә изоляцияләү режимында булучы гражданннарны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә

Россиянең баш дәүләт табибы карары нигезендә чит илләрдән кайтучы затларга өй шартларында 14 көнлек изоляция каралган. Башкарылган чаралар кайтучылар күбесенең табиблар һәм хөкүмәт таләпләрен үтәмәүне күрсәтте.

28 март көнне Әлмәт полиция хезмәткәре соңгы ике атна эчендә чит илләрдән кайтучылар торган 180 адреслар буенча йөреп чыкты Рейд барышында 3 кеше тарафыннан таләп ителгән режимны бозу очрагы ачыкланды. Аларга карата тиешле чаралар күрелгән. 

Бу атна дәвамында полиция вәкилләре актив һәм таләпчән рәвештә эшләячәк.

Әлмәтлеләрне хокук саклау органнары хезмәткәрләре гамәлләрен аңлап, аларга мөһим хезмәт бурычларын башкаруда ярдәм күрсәтү сорала. Рейдлар атнада саен уздырылачак.

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса