Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә 3 яшькә кадәрге балаларына түләүләр алу мөмкинлеге бар

Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда туры эфирны Пенсия фонды идарәсе начальнигы Фая Якупова белән берлектә уздырды.

Мәгълүм булганча, РФ Президенты 3 яшькә кадәрге балаларга караган өстәмә түләүләр турындагы указга кул куйды. 
Бүгенге туры эфир барышында исә әлеге түләүләрне алу өчен кая һәм ничек мөрәҗәгать итү мәсьәләсе каралды.

Гаризаны ничек бирергә?

“Хәзерге вакытта 5000  сум күләмендәге түләүләрне рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына барып йөрергә кирәкми. Рәсмиләштерү өчен гаризаны Пенсия фондының сайтында  яки дәүләт хезмәтләре сайтында бирергә була”, - дип ачыклык кертте Фая Якупова.

Шунысы мөһим, Пенсия фонды бары тик алдан язылу форматында гына кабул итә. Акча алу өчен гаризаны агымдагы елның 30 сентябренә кадәр язарга кирәк.

“Гаризаны дәүләт хезмәтләре сайты аша юллаганнан соң, Пенсия фондына бернинди документлар тәкъдим итәргә кирәкми. Без үзебез ЗАГС һәм "Опека" органнарына мөрәҗәгать итәбез", - дип билгеләп үтте Фая Якупова.

Гаризаны шәхси кабинетта тутырганда түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

  • Анада һәм балаларда Россия гражданлыгы булырга тиеш.
  • Балага әле 3 яшь тулмаган булырга тиеш.
  • Аналар шулай ук игътибар белән банк реквизитларын тутырырга тиеш. Чөнки реквизитлар дөрес билгеләнмәгән очракта тиешле түләүләр барып җитмәскә дә мөмкин.

 

Әлеге түләүләр гражданнарның нинди категориясе өчен каралган?

"Биредә ике категорияне әйтергә кирәк. Беренчесенә ана капиталына хокуклары булып, аны әле сарыф итмәүчеләр керә. Икенче категория - ана капиталын тулысынча сарыф итәргә өлгергән гражданнар. Аларның гаиләсендә 3 яшькә кадәрге бала бар икән, (бу гадәттә гаиләдә өченче яки дүртенче булып туган балалар), аларга шулай ук 5000 сум күләмендәге  түләүләр билгеләнә", - диде Фая Якупова.

 

Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәрле берничә бала булса?

"Андый очракта 5000 сум күләмендәге түләүләр һәр балага билгеләнә, - диде Фая Якупова.

 

Әгәр ана капиталына әле сертификат рәсмиләштерелмәгән булса?

Дәүләт хезмәтләре яки Пенсия фонды сайтлары аша башта нәкъ менә шуны кайгыртырга кирәк. 

Сорауларыгыз туган очракта Пенсия фондына 8 (8553) 32-18-12, 8 (8553) 32-18-29, 074 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса