Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эш урыннарыннан ялган белешмә алучыларны ачыклыйлар

Эш урыныннан ялган белешмә ясаучылар ике елга ирегеннән мәхрүм ителә ала.

Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов онлайн режимда район активы катнашында узган эшлекле киңәшмә барышында искәртеп узды.

Башкарма комитет җитәкчесе юлларны патрульләштерү кысаларындагы проблемаларның берсе - эш урыннарыннан ялган белешмәләр булуы турында хәбәр итте.  Күп очракта әлеге белешмәләрдә гамәлдә булмаган яки эшчәнлекләре туктатылган оешмаларның мәгълүматлары күрсәтелә. Аларны социаль челтәрләр һәм мессенджерларда саталар.  

Ялган белешмә ясауда шикләнелүчеләргә ике елга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза яный. 

Алар белән көрәш өчен 4 апрельдән «Цифровой гвардеец» дигән махсус мобиль кушымта эшли башлады. Аның буенча  хокук сакчылары смс-пропускларның ялган булмавын тикшерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса