Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт үзәк район хастаханәсе табибы коронавирус теркәлү очрагы турындагы мәгълүматны кире какты

Бүген Әлмәттә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда шәһәрдә коронавирус йоктырган беренче хатын-кыз пәйда булуы турында мәгълүмат таратыла башлады.

Әмма үз Instagram´ындагы туры эфирда үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге  табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов аны кире какты: «Коронавируслы хатын-кыз мәсьәләсенә килгәндә, диагноз расланмады. Аны авырулар белән элемтәдә булган кеше буларак, чыннан да, алып киттеләр. Әмма әлегә берни дә юк". 

Ул шулай ук үзәк район хастаханәсенең бүген бер генә көнгә ябылуын әйтте. Үзенең бары тик саклагыч битлектә генә булуын, көчәйтелгән саклану костюмыннан булмавын да билгеләде. Паникага сәбәп юк, диде ул.

 

 

Instagram

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса