Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары имтиханнарны ничек бирәчәк?

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә үз Инстаграмында чираттагы туры эфир уздырды.

Бүгенге аңа Әлмәт районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская кушылды.

 Хәзерге вакытта дистанцион укулар дәвам итә. Әлеге вәзгыять сакланган очракта уку елын быел дистанцион рәвештә генә төгәлләү күзаллана. Уку елы исә 25-30 майларга төгәлләнәчәк. 

- Бөтенроссия тикшерү эшләрен икенче уку елына күчерү планлаштырыла, -  дип билгеләде Ирина Павловская.

9 нчы сыйныф укучылары  төп  дәүләт  имтиханнарын – математика белән рус телен тапшырачак. 11 нче сыйныф укучылары дүрт фәннән, ягъни төп саналган математика, рус теле һәм өстәмә рәвештә сайлаган ике фәннән имтихан тотачак. 

Имтиханнар 8 июньдә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса