Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимында: нәрсә ярый, нәрсә ярамый?

Татарстан Президентының вәзгыять уңаеннан чыгарылган карарына яңа үзгәрешләр кертелде. Әлеге төзәтмәләр нигезендә Татарстанда, шул исәптән Әлмәттә дә тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Аның тәмамлану вакыты төгәл билгеле түгел: әлегә санитар-эпидемиологик хәл нормальләшкәнчегә кадәр дип билгеләнә

Якын арада ничек яшәргә кирәклеге хакында тагын бер кат аңлатып үтәбез.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында түбәндәгеләр тыела:

– тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янамаган вакытта 65 яшьлек затларга өйдән чыгып йөрү. Искәрмә: бу чикләү эш урынында булу мөһим саналган оешма һәм хакимият органнары җитәкчеләренә кагылмый. Яныңда шәхесеңне раслаучы документ булу мәҗбүри;

– кичектергесез медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, тормышыңа яки сәламәтлегеңә турыдан-туры куркыныч янау очракларыннан тыш, башка яшь категориясендәгеләр дә яшәү урыннарыннан чыгып йөрергә тиеш түгелләр;

- паркларда һәм урман-парк зоналарында йөрү.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында рөхсәт ителә:

65 яшьтән кечерәк затларга:

- махсус режим вакытында тыелмаган якындагы хезмәт күрсәтү, товарлар сатып алу урыннарына бару;

– яшәү урыныннан 100 метрдан артык булмаган арада йорт хайваннарын урамда йөртү;

- көнкүреш чүп-чарын якындагы чүп җыю урыннарына чыгару;

- махсус режим кертелгән вакытка туктатылмаган эшчәнлекне гамәлгә ашыру белән бәйле булган очракларда республика территориясе буйлап хәрәкәт итү. Моның өчен тиешле белешмә булу мәҗбүри;

- тиешле белешмә булганда эшкә чыгу.

Үтәү зарур:

– социаль дистанцияне саклау: кешеләр арасында, шул исәптән җәмәгать транспортында да ким дигәндә 1,5 метр ара сакланырга тиеш. Җиңел машинадагы таксида пассажирлар һәм багаж ташу искәрмә булып тора. Эшләре кешеләрнең бергә булуын күздә тоткан оешмалар, предприятиеләр һәм хакимият органнарында бинага һәм аның янәшәсендәге территориягә үткәрү һәм анда булуның махсус режимы кертелергә тиеш. Бинада махсус тамгалар куелачак.

Санитар-эпидемиологик хәл имин булмаган илләрдән кайтучы гражданнарга:

– үзеңнең кайтуың турында медицина учреждениесенә хәбәр итәргә;

- 14 көнлек карантинны сакларга;

- респиратор-вирус инфекциясенең беренче симптомнары барлыкка килүгә үк, медицина учреждениесенә бармыйча, ярдәм сорап табибка мөрәҗәгать итәргә;

- сезнең белән бер территориядә яшәүче һәркемгә үз-үзләрен тулысынча изоляцияләүне тәэмин итәргә.

Эшләмәячәк:Элеккечә үк, массакүләм чараларга: концертлар, дискотекалар, фестивальләр, спорт уеннары һәм ярышлар, күргәзмәләр һәм башкаларга карата чикләүләр
саклана. Аларны бары тик дистанцион рәвештә генә, интернетта онлайн-платформалар аша гына үткәрергә мөмкин.

Сәүдә үзәкләре, сәүдә-күңел ачу комплекслары, ваклап сату базарлары ябык булып кала бирә. Азык-төлек булмаган товарлар сатучы сәүдә нокталары да эшләмәячәк (беренче чиратта кирәкле товарларны сатучылардан кала).

Җәмәгать туклануы учреждениеләре башка төрле эш режимына күчә: бирегә килү тыела. Бары тик алып чыгу һәм китереп бирү юлы белән генә хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә.

Косметика, массаж һәм СПА-салоннар, матурлык салоннары, солярийлар да эшчәнлекләрен туктата.

Мунчалар һәм сауналар эшчәнлеген шулай ук вакытлыча тыю күздә тотыла.

Санаторийлар һәм балалар лагерьларына урын броньлау, гражданнарны кабул итү һәм урнаштыру туктатылды.

Күпфункцияле үзәкләрдә дәүләт, муниципаль һәм башка төрле хезмәт күрсәтүләргә документлар кабул итү туктатылды. Шулай ук хезмәт күрсәтүләр дә башкарылмый.

ЗАГСлар, туу һәм үлү очракларын теркәүдән, шулай ук гаилә законнары нигезендә үзгә хәлләр килеп чыккан очракта никахны рәсмиләштерүдән кала, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвен туктаталар.

Парклар һәм урман-парк зоналары ябыла.

Муниципальара пассажирлар һәм йөкләр ташу туктатыла.

Эшләячәк:

Даруханәләр һәм даруханә пунктлары дару препаратларын сатуны дәвам итәчәк.

Азык-төлек кибетләре элеккечә эшли – ашамлыклар сатып алу белән проблема булмаячак.

Коронавирус белән бәйле рәвештә беренче чиратта кирәкле азык-төлек булмаган товарларны сатучы сәүдә нокталарының эшчәнлеге дәвам иттерелә. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин күрсәтмәсе нигезендә, исемлеккә товарларның 23 категориясе кертелде: балалар өчен товарлар (подгузниклар, биләүсәләр, пешегүдән крем, имезлек-пустышка һәм ашату өчен шешә), гигиена һәм шәхси саклану чаралары, кер юу порошогы, шырпы һәм шәмнәр, бензин, дизель ягулыгы һәм сыекландырылган табигый газ, зоотоварлар. Сүз уңаенда әйткәндә, гомуми мәйданы 100 квадрат метрдан артмаган азык-төлек булмаган товарлар сату кибетләре дә эшләячәк.

Элемтә салоннары да эшләүдән туктамый.

РФ территориясендә тыелмаган очракта, дистанцион заказга һәм товарларны китерүгә дә чикләүләр юк.

Эшләүдән туктамый торган оешмаларда элеккечә үк ашханәләр ачылачак.

Җәмәгать транспорты маршрутлар буенча йөрүен дәвам итәчәк. Әлмәттә бары тик хәрәкәт расписаниесе генә үзгәрде: автобуслар һәм троллейбуслар пассажирларны түбәндәге вакыт интервалларында: 6.30 дан 9.00 гә кадәр һәм 15.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр йөртәчәк. Аларның эшен «Умный транспорт» кушымтасы аша күзәтеп торырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса