Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында бер төндә ике янгын чыккан

15 апрельдә 19.00 сәгатьтә Рус Акташы авылы янында корыган үлән яна башлый. Ут 500 кв. метр мәйданны камап ала. Ялкын таралу куркынычы күзәтелми

Шул ук вакытта 19.09 сәгатьтә Зәй Чишмә авылы янында да корыган үләнгә ут каба. Ут 1 га мәйданга җәелә.  Ялкын таралу куркынычы күзәтелми.

Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе артуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр карары белән Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда түбәндәге гамәлләр тыела:
- коры үлән һәм чүп-чар яндыру;
- ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, балалар сәламәтләндерү лагерьларында, икътисад объектларында, урман кишәрлекләре белән чиктәш савыктыру оешмаларында, шулай ук урман-парк зоналарында, урман массивлары белән чиктәш торф участокларында һәм ачык территорияләрдә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллану.

Моның өчен административ җаваплылык каралган.
Хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсенең  2 нче өлеше нигезендә гражданнарга - 2 меңнән алып 4  мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 меңнән алып 30 мең сумга кадәр,  юридик белемсез  эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - 30 меңнән  40 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 меңнән алып 400 мең сумга  кадәр административ штраф салу каралган.

 Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса