Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы ашыгыч хезмәтләр эшенең әзерлеген тикшерде

30 марттан Татарстан Республикасында барлык республика халкы өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Ул яңа COVID - 19 коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен башкарыла.

Бүген Россия Федерациясе Премьер-министрының яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен үткәрелә торган чараларны көчәйтү турындагы карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына кул куелды.

 

Әлмәт районында югары әзерлек режимы кысаларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуын һәм аларның үсешен кисәтү буенча оператив чаралар күрелә. Район башлыгы Тимур Нагуманов МЧС, янгын сүндерү хезмәте, медицина хезмәткәрләре, полиция һәм Роспотребнадзор идарәсенең катлаулы шартларда уртак эшчәнлеккә әзерлеген тикшерде.

Су алу корылмасы территориясендә узган уртак күнегүләр вакытында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору белән бәйле үзара мәгълүмат алмашу мәсьәләләре каралды. Тимур Нагуманов барлык хезмәтләрне дә оператив эшләргә өндәде һәм шәһәрнең яшәеше өчен мөһим булган объектлар һәм халык ышанычлы сакланырга тиеш булуын билгеләп үтте.

Ул ассызыклаганча, тиз арада чаралар күрү күнекмәләре шулай ук эшләнелгән булырга тиеш. 
 
Аннары район башлыгы авыруларны кабул итү һәм дәвалау өчен үзәк район хастаханәсенең әзерлеген тикшерде.

Ул ассызыклаганча, тиз реакция күнекмәләре шулай ук эшләнелгән булырга тиеш.

Аннары район башлыгы авыруларны кабул итү һәм дәвалау өчен үзәк район хастаханәсенең әзерлеген тикшерде. 

Төп максат - коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика һәм федераль программалар кысаларында медицина учреждениеләренең әзерлеге белән танышу һәм пациентларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса