Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт өлкәннәре бушлай азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителә

Kazan Express компаниясе Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү чорында өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен бушлай азык-төлек җыелмалары китерү буенча «Стоп Корона» акциясен башлап җибәрде.

Билгеле булганча, өлкән яшьтәге кешеләр риск югары булган төркемгә керә һәм аларга хәтта кибетләргә бару өчен дә торактан китәргә ярамый.

Бүген акция Әлмәттә башланды. Проектка җирле компанияләр дә кушылды. Kazan Express һәм «Таграс» холдингы 50/50 исәбеннән бушлай азык-төлек җыелмаларының беренче партиясен алды. Мәрхәмәтлелек тартмалары яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле, 65 яшьтән өлкән булган әлмәтлеләргә җибәреләчәк. Әлмәттә бу категориягә 241 кеше керә.

Азык-төлек җыелмасы үз эченә иң кирәкле әйберләрне ала һәм өлкән яшьтәге кешегә бер ай йорт карантинында булуга исәпләнгән.

Kazan Express курьерларының барлык җыелмасын адресатларга бушлай, контактсыз ысул белән китерәчәкләр.
Битараф булмаган шәһәр һәм район халкы сайтта 60 яшьтән өлкәнрәк туганнары һәм якыннары өчен түләүсез азык-төлек җыелмасына акча күчереп, заказ бирү рәвешендә проектка ярдәм итә ала: https://stop-corona.kazanexpress.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса