Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Легендар нефтьче арабыздан китте

Бүген 91 яшендә Россия нефть сәнәгате легендасы Валерий Грайфер вафат булды.

Валерий Грайфер "Татнефть" берләшмәсенә 1952 елда килә һәм нефть табу буенча мастер ярдәмчесеннән баш инженерга кадә юл үтә.

«Татнефть»тә егерме ел эшләү дәверендә Валерий Исаакович үзен алдынгы технологияләр тарафдары итеп күрсәтә. Аның җитәкчелегендә нефть чыгаруның технологик схемасы яңа дәрәҗәгә чыгарыла, сәнәгать хуҗалыгы модернизацияләнә, нефть-газ чыгару производствосының комплекслы автоматлаштыру генераль программасы булдырыла, ятмаларны оптимизацияләү модельләре эшләнә.

Ул «Татнефть»нең бай инженерлык традицияләренә нигез салучыларның берсе була. 

Компания коллективы Валерий Исааковичның Татарстан нефть сәнәгатен торгызуда һәм үстерүдә катнашуы белән горурлана.

"Татнефть" аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Күренекле нефтьче һәм яхшы кеше турындагы хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса