Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан белән Истанбул арасында өстәмә авиарейс ачыла

Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә башкарыла.

12 октябрьдән Казан һәм Төркиянең Истанбул шәһәре арасында өстәмә авиарейс ачыла. Очышлар шулай ук дүшәмбе көннәрендә гамәлгә ашырылачак. Шулай итеп, Төркия шәһәренә авиарейслар саны 4 тапкырга кадәр артачак. Бу турыда Казан Халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә башкарыла. Казаннан самолет 1.50 сәгатьтә очып китә, Истанбулга килү 5.45 сәгатькә планлаштырылган.

Истанбулдан кайтканда самолет 21.20 сәгатьтә кузгала, Татарстан башкаласына килү киләсе көннең 00.55 сәгатенә планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса