Әлмәтлеләр өчен бушлай һөнәри курслар оештырыла
Җәмгыять

Әлмәтлеләр өчен бушлай һөнәри курслар оештырыла

Көздән Әлмәттә эшсез гражданнар бушлай һөнәри курслар уза алачак.

Сентябрьдә дәресләр өч белгечлек буенча башланачак: стропальщик (2 атна), автомобиль краны машинисты («С» категориясе) (1 ай һәм 3 атна), электр, газ белән эретеп ябыштыручы (2,5 ай).
⠀
Укыту «Татнефть» кадрлар әзерләү үзәгендә узачак.

Курсларга язылу  32-34-93 телефоны буенча (өстәмә 107).