Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте

26 майда Әлмәттә «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы кысаларында «Балалар! Юл! Тормыш!» акциясе узды.

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләр кичүе янында юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне белүләрен тикшерде.

Катнашучыларның һәрберсе бирелгән сорауларга бик төгәл һәм дөрес җаваплар кайтарды. Дөрес җаваплар өчен балалар тематик китаплар һәм белешмәлекләр белән бүләкләнде.

Шулай ук акция барышында балаларны бигрәк тә җәйге каникуллар чорында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда игътибарлы булырга өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса