Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яшәүче бер сумга Комида фатир сата

Торак хуҗасы кирәкмәгәнгә күрә фатирдан арынырга тели.

Татарстанда яшәүче кеше Коми Республикасындагы фатирын нибары бер сумга сата. Бу хакта мәгълүмат Avito сайтында урнаштырылган.

«Бер сумга бер бүлмәле фатирны бирәм, ремонт кирәк, миңа фатир кирәк түгел, башка шәһәрдә яшим», - дип хәбәр итә хуҗа сату турында белдерүдә.

Сайт – агрегатор мәгълүматларына караганда, күчемсез милек сатуга куелган объектларның хуҗасы Яшел Үзәндә яши.

Фатир шәһәр тибындагы Воргашор бистәсендә урнашкан, бинага 1964 елда нигез салынган. Бистә территориясендә төп предприятие булып Россиянең Европа өлешендә күмер чыгара торган иң зур предприятие - Воргашор шахтасы тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса