Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Удачина: "Балалар хокукларын яклау беркайчан да Конституция дәрәҗәсенә кадәр күтәрелмәгән иде"

РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән Конституциягә төзәтмәләр балаларны һәм гаиләне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетү мөмкинлеген бирә. Әлеге фикерне Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә,Конституциягә төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләр хокукларын яклау ягыннан мөһим.

Ул төп законның формулировкалары артында илдә инде берничә ел бара торган процесслар торуын билгеләп үтте. Сүз илдә балачакны яклау мәнфәгатьләрен кайгырту сәясәтен гамәлгә ашыру турында барды.

«Мондый хәнеңл булганы юк иде әле, бу – мәсьәләне ил Конституциясе дәрәҗәсенә күтәрү. Соңгы унъеллыкта бездә балачак мәсьәләләренең әһәмияте кискен артты», - дип сөйләде Удачина һәм процессның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институтын гамәлгә кую вакытында ук башлануын өстәде.

Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Россия җәмгыятендә бала хокуклары, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, шулай ук үзенчәлекле балалар турында кайгырту белән бәйле мәсьәләләр турында даими фикер алышу барды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса