Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Татарстанда өлкән яшьтәге 21 589 кеше медицина тикшеренүе узган

Быел 21 589 өлкән яшьтәге кеше медицина тикшеренүе үткән. Бу «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты ярдәмендә башкарылган.

1 апрельдән COVID-19 коронавирусы пандемиясе башлану сәбәпле әлеге тикшеренүләр вакытлыча туктатылган.  Шулай да ел ахырына кадәр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 93 мең кешене медицина оешмаларына алып бару планлаштырыла.

Быел 13 муниципаль район инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне даими карап-тәрбияләп тору программасында катнаша. Аның  буенча 2 748 пенсионер һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтеләчәк.

Коммерциячел  булмаган оешмалар көчен белән «сиделка» хезмәте тәкъдим ителәчәк. 
Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә көндезге вакытларын социаль хезмәт күрсәтүче биш дәүләт оешмасында үткәрү мөмкинлеге дә булачак. 


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса