Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Безнең ишегалды" Президент программасы сайтында Татарстандагы 215 ишегалдын төзекләндерү план-схемасы урнаштырылган

Татарстан Республикасында 2020 елга Президент программасына кергән ишегалларын төзекләндерү проектлары турында фикер алышу дәвам итә.

Татарстандагы 215 ишегалдының план-схемасы 24 апрель көнне https://drov.tatar/docs сайтында урнаштырылган.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында  яшәүчеләрдән тәкъдимнәр онлайн рәвештә dvor.tatar программасы порталында, шулай ук "Безнең ишегалды" программасының 8 (800) 27-5-2020 бердәм кайнар линия телефонннары буенча кабул ителә.

Бүген сайтта республиканың 32 муниципаль берәмлегендәге 32 ишегалды план-схемасы барлыкка килде.Халыкның комментарийларын план-схема урнаштырылган вакыттан алып 7 көн эчендә, 1 майга кадәр көтәләр.

План-схемалар сайтка проект ясаучыларның эш нәтиҗәләренә тәкъдимнәр кертү өчен урнаштырыла.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова  ишегалды план-схемалары буенча халык тәкъдимнәренең ничек анализлавын сөйләде:

"Йортларда яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен кабул итү төгәлләнгәннән соң без барлык мөрәҗәгатьләрне муниципаль берәмлекләргә тапшырабыз. Аларны җирле проект  ясаучылар өйрәнә. Бу этап бик мөһим, чөнки ул безгә халыкның барлык сорауларын исәпкә алуыбызга инану мөмкинлеге бирә. Ә бу программаның өстенлеге. Әгәр без бер үк үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуын күрсәк һәм әлеге үзгәрешләр программа принципларына туры килә икән, без план-схеманы кире эшкә кайтарып, бу үзгәрешләрне кертәбез. Алга таба проектларны Казанда программаның проект ясаучылары тикшерә. Ахырдан йортның план-схемасын кабат йорт буенча өлкән кеше килештерергә тиеш".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса