Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Фәррахов: "Бездә гаилә кыйммәтләре аерым хөрмәттә"

Конституциягә гаилә кыйммәтләре һәм балаларга кагылышлы төзәтмәләрне Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хуплаган.

"Татарстан өчен бу аерым хәл һәм үзенчәлекле мәсьәлә. Бездә гаилә кыйммәтләре аерым хөрмәттә. Шуңа күрә бүген бездә зур проблемалар кичергән өлкәннәр дә, ятим балалар да аз", - дип билгеләп үтте депутат.

Аның сүзләренә караганда, төп законга кертелгән төзәтмәләр балаларны Россия Дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты дип игълан итү бик мөһим.

“ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән бергә без Конституциягә тәкъдимнәр әзерләүдә катнаштык һәм Конституциядә балаларның өлкән яшьтәге ата — аналарын калдырмауларын теркәү идеясен эшләдек", - дип сөйләде парламентарий.

Шулай ук Конституциядә дәүләт ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм күрсәтәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса