Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда коронавирус аркасында крестный ход булмый

Чара 4 ноябрьдә булырга тиеш иде.

Казанда коронавирус Covid-19 пандемиясе аркасында 4 ноябрьдә узарга тиеш булган крестный ход булмый. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр башлыгы Илсур Метшин җиткерде.

"Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, 4 ноябрьдә крестный йөрешен гамәлдән чыгару турында Карар кабул ителде. Бу тәкъдим белән безгә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан мөрәҗәгать итте. Без бу борчуны уртаклашабыз һәм барысын да социаль дистанция чараларын һәм Роспотребнадзор күрсәтмәләрен саклап калырга чакырабыз", - дип аңлатты мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса