Әлмәттә Россия хәрби-диңгез флоты көненә багышланган митинг узды
Әлмәттә диңгезчеләр бәйрәм итте.
Әлмәттә Россия хәрби-диңгез флоты көненә багышланган митинг узды
26 июльдә Әлмәттә Петр I указы белән төзелгән регуляр флотның 330 еллыгын билгеләп үттеләр.
Колонна белән диңгезчеләр Ленин мәйданыннан "Мәңгелек ут" мемориалына таба бардылар, анда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар, шуннан соң Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркындагы Геройлар Аллеясына юнәлделәр, анда Адмирал Н.Г. Кузнецов бюсты янында митинг узды.
Тантана барышында «Фарватер» клубы активистларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле медальләр тапшырылды. Чарада Хәрби Диңгез флоты ветераннары, запастагы хәрбиләр, клуб әгъзалары, башкарма комитет вәкилләре һәм диңгезчеләр гаиләләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia