Бу махсус пляж чистарту техникасы, дип яза башкарма комитетның матбугат хезмәте.
Машинаны комның өске катламын сыйфатлы эшкәртү өчен кулланалар. Ул 15 см га кадәр тирәнлектә эшли: комны җир өстеннән күтәрә һәм махсус рәшәткә аша или.
Бу аннан көнкүреш чүп-чарларын, вак ташларны һәм ял итүчеләргә куркыныч тудыра торган башка әйберләрне алып ташларга мөмкинлек бирә. Бөтен пычрак алына торган контейнерда кала, ә пляжда тигез һәм чиста ком катламы барлыкка килә.
Сүз уңаеннан, Татарстанда рәсми рәвештә Пляж сезонын 1 июньдә ачарга планлаштыралар. Ләкин яз салкын иде-су җитәрлек җылынмады, әлегә коенудан тыелырга киңәш итәләр.