Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ишегалларында 10 млн сумга кече архитектура формалары урнаштыралар

Кече архитектура формалары 14 йорт яны территорияләрендә барлыкка киләчәк.

Әлмәттә 2024 елда ишегалларында кече архитектура формалары урнаштырылачак. Кече архитектура формалары  «Татнефть»тән алынган 10 миллион сумлык грантка сатып алганнар.

Район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, архитектура формаларын яшәүчеләрнең гаризалары буенча билгелиләр, бу шәһәр халкының ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Әлмәттә йорт яны территорияләрен төзекләндерү «Безнең ишегалды» республика программасы буенча да бара. Эшчеләр ел саен күпфатирлы йортларның ишегалларында балалар уен комплексларын алыштыралар һәм яңарталар.

Фото: t.me/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса