Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Алсу» микрорайонында төзелгән йорт халыкка тапшырылырга әзер

Таләпләргә туры килү турында бәяләмә алынды.

Әлмәттә Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Әлмәттәге «Алсу» микрорайонында төзелгән йортны тикшерделәр. Ул Төзүчеләр проспекты, 70А адресы буенча урнашкан.

18 катлы бинаны төзү ике ел элек – 2022 елның августында башланган. Йорт гомуми мәйданы 7870 кв. м булган 174 фатирга исәпләнгән.

Тикшерүдән соң төзүче белгечләрдән проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә алган. Бу хакта Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса