Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Россия Дәүләт флагы көнен шахмат турниры һәм мастер-класслар белән билгеләп үтәчәкләр

Моннан тыш, яшь әлмәтлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылачак.

Әлмәттә Россиянең дәүләт флагы көнен ничек билгеләп үтәчәкләре билгеле булды. Яшьләр үзәге мәйданчыгында бәйрәм 22 августта 13:30 сәгатьтә башлана. Оештыручылар шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашында шәһәр халкы өчен концерт программасы әзерләгәннәр. Теләүчеләр төрле мастер-классларда катнаша алачак.

Программада шулай ук 14 яшькә җиткән балаларга паспортлар тапшыру каралган. Шулай ук шахмат турниры да булачак. Моннан тыш, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында балаларга рюкзаклар тапшырачаклар, дип хәбәр итә район башлыгының  матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса