Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «Минем героем - минем гаиләм» акциясендә катнашты

Район башлыгы үзенең телеграм-каналында бабаларының фотолары белән уртаклашты.

ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов #МойГеройМояСемья акциясендә катнашты, социаль челтәрләрдә бабаларының фотоларын урнаштырды.

«Беренче фотода минем бабам Миннегалиев Әзгам Миннегалиевич сурәтләнгән. 1925 елның 17 октябрендә Мөслим районының Түбән Табын авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач,«Ик-Буй» колхозында эшли. 1943 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына чакырыла.  Пенза шәһәренең 91-нче запастагы полкына эләгә. 43 нче елның маенда Украина фронтының 1575 зенит-артиллерия полкында сугыша. Венгрияне һәм Австрияне азат итүдә катнаша. 1948 елда гына туган йортына кайта. «Германияне Җиңгән өчен», «Совет Армиясе һәм флотының ХХХ еллыгы» медальләре белән бүләкләнә», – дип яза Тимур Нагуманов.

«Икенче фотода минем әти ягыннан бабам Гәрәев Нагуман. 1898 елда Бөгелмә районының Куакбаш авылында туган. Сугыш елларында фронтның хәрәкәттәге өлешләрендә хезмәт итә, үз Ватанын фидакарьлек һәм тугрылык белән яклый. Горурланам һәм хәтерлим! Тормыш өчен рәхмәт!»,- ди Тимур Нагуманов.

Фото: АМР башлыгының телеграм-каналы

 

 

 

22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз. Аңа сылтаманы әлеге пост астына язып куегыз. Без дә сезнең герой турында сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса