Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эльвира Нәбиуллина: Россиядә инфляциянең югары ноктасы артта калды

Аларның күпчелеге-афералар.

Россиядә катгый акча-кредит сәясәте беренче нәтиҗәләрен бирде һәм инфляциянең югары ноктасы артта калды. Үзәк банкның 2023 ел өчен еллык хисабын карауга багышланган Дәүләт Думасы пленар утырышында ясаган чыгышында Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, төп ставканы күтәрү июльдән ноябрьгә кадәрге чорда бәяләрнең кискен артуын булдырмаска ярдәм иткән. Декабрь-гыйнварда инфляция басымы кимегән һәм ул хәзерге вакытта 6 процент тәшкил итә.

«Әгәр төп ставканы күтәрмәгән булсак, инфляция узган ел нәтиҗәләре буенча тәшкил иткән 7,4 проценттан күпкә артып китәр, өстәвенә, ул хәзерге вакытта көчәюен дәвам итәр иде. Югары ставка белән без гражданнарның реаль керемнәрен саклыйбыз, бу – хәерчелеккә каршы көрәштә акча-кредит сәясәтенә кертелгән турыдан-туры өлеш», - диде Нәбиуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса