Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тиздән «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланачак

Быел Әлмәт районында 36 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

Программа кысаларында түбәндәге эшләр башкарылачак:

Юлларны һәм тротуарларны ремонтлау.

Эскәмияләр һәм урналар, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары, балалар һәм спорт җиһазларын  урнаштыру.

Тышкы яктыртуны, контейнер мәйданчыклары куюны оештыру.

Исегезгә төшерәбез, 15 марттан 30 апрельгә кадәр Әлмәт халкы шәһәребездә нинди яңа объектлар барлыкка киләчәген билгели ала.

Үз тавышыңны бирергә була:

gorodsreda.tatar.ru

"ТР Хезмәтләре" кушымтасында

 uslugi.tatar.ru порталында

Татарстанда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше тавыш бирүдә катнаша ала. Һәркемнең тавышы мөһим! Катнашучылар күбрәк булган саен, безнең ишегаллары, парклары, мәйданнар уңайлырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса