Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

Комиссиянең көн тәртибендә объектларның террорчылыкка каршы һөҗүмнәрдән саклану дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы агымдагы елның 25 мартында Әлмәттә узды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендәге комиссия эшендә комиссия әгъзалары һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты. Комиссиянең көн тәртибендә объектларның террорчылыкка каршы һөҗүмнәрдән саклану дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

Объектларның: мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләренең, шәһәрдә һәм район территориясендә кешеләрнең күпләп булу урыннарының куркынычсызлык таләпләрен көчәйтү һәм үтәү буенча бурычлар куелды.

Хәзерге вакытта халык белән мөһим инфраструктурага, тормыш тәэмин итү объектларына, сәүдәгә, кешеләрнең күпләп тору урыннарына, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә, шулай ук пилотсыз очу аппаратларына нигезсез кызыксыну күрсәтүче шикле затларны ачыклау буенча эш алып барыла.

Әлмәтлеләрне игътибарлы һәм уяу булырга өндиләр. 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса