Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде

Ике хатын-кызның сорауларына җавап бирделәр.

16нчы гыйнвар көнне Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

1нче адвокат үзәге адвокаты Элеонора Владимир кызы Граханцева, Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Светлана Петр кызы Дементьева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Эльвира Рәфкать кызы Юнысова катнаштылар.

Бу көнне хокукый ярдәм сорап, элекке ирләре алимент түләмәгән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 2 хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде, дип хәбәр итә Әлмәт районы социаль яклау идарәсе.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы социаль яклау идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса