Әлмәттә Шевченко урамында спорт-укчы комплексы төзелеше башланачак.
Проект тарихи-мәдәни экспертизаның уңай нәтиҗәсен алды, дип хәбәр итә ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.
Участокның мәйданы 2,3 гектардан артык. Ул супермаркет һәм «Нефтче» спорт комплексы янында урнашкан.