Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы авылында исәп-хисап җыелышы үтте

25 нче гыйнварда традицион исәп-хисап җыены Кичүчат авылында үтте.

Халык белән очрашуга хакимияттән Аппарат җитәкчесе Роза Әфләтунова, төрле хезмәтләр өчен җаваплы җитәкчеләр, депутатлар килгән иделәр. Авыл халкы да битарф калмаган, мәдәният йорты тулы.


Кичүчат авылы районда иң төзек авылларның берседер. Шуңа да халыкта ниндидер канәгатьсезлек сизелмәде. Нигездә, халыкны борчыганы, электр энергиясенең куәте җитмәү һәм авылдагы чишмә мәсьәләсе. 


Авыл җирлеге башлыгы Равил Шәйхетдинов авылдашлары алдында эшләгән эшләр турында хисап тоты, алдагы елга планнары белән уртаклашты. Сорауларга район вәкилләре җавап бирде. Авылдагы тәртип, чисталык, уңайлыклар үзебезгә кирәк, үзебездән тора. Бергә булганда эшләргә мөмкин дигән, фикердә таралыштылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса