Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында ел башыннан өченче игезәк сабыйлар тууы теркәлгән

Яңа туган балаларга София һәм Ева исемнәрен кушканнар.

 24 гыйнварда Әлмәт районында өченче игезәкләр тууы теркәлгән. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында хәбәр итәләр.

Шатлыклы вакыйга Давид һәм Алевтина Тунян гаиләсендә булды. 2023 елның 19 гыйнварында аларның ике кызлары туа. Яңа туган балаларга София һәм Ева исемнәре кушканнар. Игезәкләр туу белән гаилә күп балалы булды. София белән Еваны өйдә абыйлары Александр  көтә.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата – ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса