Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе старт алды

32 гаиләдән 63 бала открытка язган инде.

Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән дистәләгән баланың фамилияләре открыткаларга язылган. Озакламый  аларның  Яңа ел хыялын тормышка ашырачаклар.

Күп кенә шәһәрләрдә «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия  акциясе үткәрелә. Ул Әлмәттә дә старт алды. Волонтерлар Яңа ел бизәкләре белән бергә чыршыга балаларның хыяллары язылган открыткалар да элделәр.  

"Теләкләр чыршысы"  акциясенең төп юнәлеше-аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларга ярдәм итү. Елның иң көтеп алынган бүләген һәркем тапшырырга мөмкин. Моның өчен башкарма комитеттагы чыршыдан открытка алырга, балаларның ата-аналары белән элемтәгә керергә һәм баланың нәрсә турында хыялланганын белергә кирәк.

«Бер ата-ана тәрбияләгән күп балалы гаиләләрдә биш баладан артык булса, барлык балаларга бүләк бирүе кыенрак. Әмма арабызда игелекле кешеләр бар», - дип билгеләп үтә «Мәрхәмәтле Әлмәт»  үзәге җитәкчесе Светлана Шәрәфиева.

Быел теләкләр чыршысының бераз үзенчәлеге бар. Бер гаиләдәге барлык балалар да бер карточкага язылган.

«Бер балага бүләкне бер көнне, икенчесенә икенче көнне биреп булмый . Балалар  бергә бүләк көтәләр. Шуның аркасында быел без бер открыткага барлык балаларны да яздык», - дип аңлатты Светлана Шәрәфиева.

Бер генә сабый да игътибарсыз калмасын өчен башкарма комитетта 2 сменада волонтерлар кизү тора. Алар исемлекне саклыйлар, нинди карточка кемгә китүен язалар.

 "Теләкләр чыршысы" 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса