Бүгенге көндә көндезге сменада якынча 26 берәмлек техника эшли.
Шәһәр автомобиль юллары идарәсе директоры Илсур Сәлимгәрәев шәһәрнең юл хезмәтләре ничек эшләвен сөйләде.
Әлмәттә реагент кулланыла – бу минераль концентрат – галит. Бозлавыкка каршы материаллар температураның үзгәрүенә карап, 5-50 грамм 1 кв.метрга кадәр бүленә. Явым-төшем булганда, башта реагент таратыла, аннары механик чистарту башкарыла.
"Иң мөһиме-кешеләрнең сәламәтлеге. -20/-30 градуста су булмасын өчен без тозны норматив буенча кирәк булганнан азрак кулланабыз", - диде Илсур Сәлимгәрәев.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте