Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәрнең тормыш иптәшләрен әниләр көне белән котладылар

Әниләр көнендә, 27 ноябрьдә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев Әлмәттә яшәүче мобилизацияле гражданнарның хатыннарын котлады.

«Сезнең ирләрегез чын патриотлар, һәм безнең өчен гаилә кайгыртуны тоюы мөһим. Төп бурыч-сезгә якын булу һәм ярдәм итү. Гаилә учагын саклаучы барлык хатын-кызларга да сәламәтлек, сабырлык телим. Иң мөһиме - барлык мобилизацияләнгәннәр дә исән-сау кайтсын», - дип билгеләп үтте РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Әлмәт шәһәр Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе фракциясе әгъзасы Рамил Закиров Руслан Гаджиев исеменнән бүләкләр тапшырды.

"Әлмәт бердәмроссиялеләре шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына һәм аналарына ярдәм итәргә булдылар. Без мобилизацияләнгәннәрнең  гаиләләрендә булдык, хатыннарын һәм әниләрен бәйрәм белән котладык, шулай ук алар нәрсәгә мохтаҗ икәнен сорадык, чөнки хәзер аларга һәртөрле ярдәм кирәк. Мондый гаиләләргә ярдәм штабы төзелде, яшь гвардиячеләр, партия активистлары һәм тарафдарлары, волонтерлар бу  эшкә актив кушылдылар", - дип уртаклашты «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лилия Миңнеханова.

 

 

Фото: "Бердәм Россия"нең Әлмәт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса