Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» скважиналарны ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсенең яңа башлыгы билгеләнде

Ул - Айрат Рахманов.

«Татнефть»нең скважиналарны ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе башлыгы итеп Айрат Рахманов билгеләнде. Бу хакта «Нефть хәбәрләре» хәбәр итә.

Айрат Рахманов 1975 елда туган. 1997 елда «нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча Әлмәт нефть институтын тәмамлый. «Татнефть»тә хезмәт эшчәнлеген 1996 елда «Әлмәтнефть» нефть-газ идарәсендә скважиналарны җир асты ремонтлау операторы булып башлый, скважиналарны тикшерү операторы һәм нефть һәм газ чыгару операторы белән дәвам итә.

1998-2018 елларда «Әлмәтнефть»нефть-газ чыгару идарәсендә әйдәп баручы инженер — технолог, цех башлыгы урынбасары, нефть чыгару һәм җитештерүне үстерү буенча технология бүлеге башлыгы, баш инженерның беренче урынбасары булып эшли. 2018 елдан 2022 елның сентябренә кадәр җир асты скважиналарын ремонтлау идарәсе башлыгы вазифасын башкара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса