Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә барлык хайваннар өчен дә ветеринария медицинасы үзәге ачылды

Ул Гефиозическая, 15Б урамында урнашкан.

Әлмәттә барлык хайваннар, шул исәптән йортсызлар өчен дә ветеринария медицинасы үзәге ачылды. Ул Гефиозическая, 15Б урамында урнашкан.

Үзәк «Татнефть» компаниясе гранты хисабына ремонтланган һәм җиһазландырылган, 4 блоктан тора. Лаборатория тикшеренүләре, профилактикалау, дәвалау һәм хирургия өчен заманча җиһазлар бар. Кечкенә йорт хайваннарына зур хезмәт күрсәтеләчәк.

"Замана таләпләре һәм кагыйдәләр безне үзгәрергә мәҗбүр итә. Максатыбыз хайваннар өстендә көч куллануны тулысынча бетерү, аларга ниндидер начар карашны бетерү", - диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Үзәккә 44 27 27 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Эш графигы – 8.00-17.00, төшке аш 12.00-13.00. Ял көннәрендә табиб кизү тора.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса