Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында «Бала-төп пассажир» акциясе узды

Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар.

Әлмәт районында "Игътибар-балалар! Бала – төп пассажир" акциясе узды, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Чара барышында автоинспекторлар һәм Миңнебайның «Шатлык» балалар бакчасындагылар куркынычсызлык каешын һәм балаларны йөрткәндә балалар өчен махсус җайланмалар куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.

Акциядә катнашучылар пассажир балаларның иминлеге өлкәннәрнең игътибарлы булуына һәм аларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә бәйле булуын искәртеп, машина йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар.

 

 

 

 Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса