«Кояшлы» балалар лагеренда «Светофорның каникуллары юк» дигән тематик көн узды
Мәгариф

«Кояшлы» балалар лагеренда «Светофорның каникуллары юк» дигән тематик көн узды

Көн азагында юл хәрәкәте иминлеге вәкилләре командаларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

«Кояшлы» балаларны савыктыру лагеренда юл хәрәкәте иминлеге буенча «Светофорның каникуллары юк» дип аталган масштаблы профилактик чара узды. Чарасы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре оештырды.
 
Чараның максаты лагерьдагы балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм юлларда грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү иде. Танып-белү әңгәмәсе барышында балаларга машина юлында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен, велосипедта һәм самокатларда куркынычсыз йөрүнең үзенчәлекләрен, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында куллануның мөһимлеген искә төшерделәр. 
 
Чара интерактив квест форматында узды. Лагерьның "факультетлары" командалары юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына иҗади сәламләүләр тапшырдылар, шуннан соң тематик станцияләргә юл тоттылар. Этапларда балалар юл билгеләрен чиштеләр, игътибарлылык эстафеталарында катнаштылар, велосипедта фигуралы йөрү күнекмәләрен күрсәттеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен актив кулландылар.