20 августта «Саулык» паркында «Минем Ватанымның өч төсе!» уздырылды. Ул 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган иде.
Паркта кунаклар өчен иҗади мәйданчыклар һәм мастер-класслар әзерләнгән. Катнашучылар «Ватан символы» мастер-классында истәлекле сувенир ясый алдылар. Яшьләр клублары активистлары шәһәр халкына үз куллары белән ясалган россия триколоры символикасы төшерелгән шарлар һәм флаглар өләште.
Чара дустанә атмосферада узды, төрле буын шәһәр халкын берләштерде һәм үз илең өчен бердәмлек һәм горурлык турында якты искә төшерүгә әверелде. Бәйрәм «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.