Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ел башыннан 1300 нче бала туу теркәлгән

2 сентябрьдә Юрий һәм Гөлнара Сусловлар гаиләсендә уллары туган.

6 сентябрьдә Әлмәттә ел башыннан 1300 нче бала тууы теркәлде. Бу хакта ЗАГС хәбәр итә.

 2 сентябрьдә Юрий һәм Гөлнара Сусловлар гаиләсендә уллары туган. Уллары туу белән гаилә күп балалы булды. Аны өйдә абыйсы Александр һәм сеңлесе Мирослава көтә.

Яңа туган сабыйга Роман исемен кушканнар.

ЗАГС белгечләре ата – ананы котлап, балаларның беренче документларын-туу турында таныклык һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса