Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

16 августта «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында Клара Цеткин урамы буенча 47, 49, Пушкин 50, 52 йорт ишегалларында бәйрәм чаралары узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне котлады.

16 августта «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында Клара Цеткин урамы буенча 47, 49, Пушкин 50, 52 йорт ишегалларында бәйрәм чаралары узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов халыкны котлады.

Ишегалларында туклану нокталары, уен мәйданчыклары, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар һәм викториналар эшләде. Шәһәрнең иҗат коллективлары халыкны концерт номерлары белән сөендерделәр.

Район башлыгы һәм ӘМР ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин иң актив халыкны бүләкләү тантанасын үткәрде.

Намуслы хезмәте һәм территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе  иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хаты белән Пушкин урамындагы 52 нче йортта яшәүче Роза Әкбәрованы билгеләп үттеләр. Бу көнне аның урынына ире бүләк алды.

Шулай ук Клара Цеткин урамындагы 47нче йортта яшәүче Регина Сафина да лаеклы бүләк алды.

Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән Пушкин урамындагы 50 нче йортта яшәүче Галина Кораблеваны билгеләп үттеләр.

Күп кенә республика программаларын гамәлгә ашыру һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән шәһәребез елдан-ел яшәү һәм туризм өчен уңайлана бара. Күп кенә социаль әһәмиятле объектлар төзелә, күп кенә ишегалларына яңа сулыш өрделәр, ә ишегалды бәйрәмнәре яхшы кәеф тудыра һәм күршелек принципларын хуплый.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 елга Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2022 елга «Безнең ишегалды» программасы буенча 78 ишегалды территориясендә ремонт эшләре планлаштырылган, шуларның 42сендә ул  тулысынча төгәлләнгән.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса