Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне шәхси сораулар буенча кабул итте

16 августта район башлыгы Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Бер әлмәтле  үз йортына тоткарлыксыз бару мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ул проблеманың мөмкин булган чишелешләреннән берсе буларак бер яклы хәрәкәт оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Торак территориясендә хезмәт күрсәтүнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы турында башка әлмәтле шикаять белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул үзенең ишегалдын киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына кертү теләген белдерде.

Барлык сораулар да Тимур Нагумановның шәхси контроленә алынды. Тиешле хезмәтләргә аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса