Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбәрләр

...

Космос белән элемтәдә

 

Әлмәт үсмерләре шәһәр өстеннән узган космонавтлар белән аралашу мөмкинлегенә ия булдылар.

Катнашучыларның сорауларына ун минут дәвамында космонавт Сергей Корсаков җавап бирде.

Әлмәттә мондый чара беренче тапкыр уза. Азнакайның яшьләр коллектив радиостанциясе җитәкчесе Ринат Вәлиев «Татнефть» грантын отып, проектны оештыра алган. Чараның һәр катнашучысы космос белән элемтәдә булуын раслаучы диплом белән бүләкләнде.

 

Хатын-кыз пешекче генә түгел

 

3 август көнне Әлмәттә «Автоледи-2022» машина йөртү осталыгы конкурсы узды.

Чара машина йөртү осталыгын арттыру, аварияләргә юл куймау, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, юллардагы культураны, куркынычсызлыкны һәм техник грамоталылыкны арттыру, оста машина йөртүче хатын-кызларны ачыклау өчен үткәрелде.

Бәйгедә катнашучылар  биремнәрнең теоретик өлешен компьютер классында, ә икенче өлешен шәхси машиналарында тапшырдылар.

Нәтиҗәдә Людмила Кулагина җиңү яулады. Икенче урында - Альбина Гарифова.

 

«Уйнагыз, гармуннар, яңгырасын такмаклар!»

 

Шәһәр паркында нәкъ менә шушы исем астында  фестиваль булып үтте.

Бу фестиваль төрле халыкларның халык иҗатын, музыкаль мәдәниятен һәм көнкүрешен саклау һәм үстерү, шулай ук традицион һәм заманча биюләрне, җырлар һәм такмакларны популярлаштыру һәм пропагандалау максатыннан оештырылган иде. Бишмунча авыл Мәдәният йортының үзешчәннәре чарада аеруча актив чыгыш ясадылар.  «Бишмунча ташлары» төркемендә йөрүче яшүсмерләр Ринас Нуриев  белән Айгөл Сәлманова, сәнгать җитәкчеләре Лилия Купаева  3 дәрәҗә дипломга  ия булдылар. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз, аларга  яңадан-яңа уңышлар, җиңүләр телибез.

 

Көчле рухлылар триатлонда сынатмады

 

Калабызда беренче тапкыр терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен триатлон буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышларда 10 төбәктән 25 спортчы катнашты. Алар арасында 2020 елда Токиода паралим-пия уеннары чемпионы Михаил Асташев та бар иде. Чемпионат кысаларында «балалар лигасы» да оештырылды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар үз көчләрен сынап карый алды. Җиңүчеләр медальләр белән бүләкләнде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса