Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Руслан Язданов истәлегенә - мемориаль такта

Һәр чорның үз герое була. Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүче егетләребезгә карата булган хөрмәтебез чиксез.

Аларның яу кырында күрсәткән батырлыклары яшь буынга үрнәк булып тора. Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Руслан Язданов - шундый шәхесләрнең берсе.

2 август көнне батыр якташыбыз хөрмәтенә мемориаль такта куелды. Истәлек тактасы тантаналы шартларда Руслан яшәгән йортның диварына урнаштырылды.

Чарада Руслан Язда-новның әти-әнисе, туганнары һәм якыннары катнашты. Бу көнне бик күп җылы сүзләр яңгырады. Чыгышлардан соң чарада катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Без батыр сугышчының әти-әнисенә, туганнарына сабырлык телибез.

 Руслан Язданов - Ватаныбыз горурлыгы, аның турында истәлекләр Әлмәт тарихында мәңге сакланыр.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса